Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тармакның 2017 елдагы эшенә йомгаклар ясыйлар.
«Үз хуҗалыгымны моннан ял ярым элек оештырган идем. «Эш башлаучы фермер» программасы буенча финанс ярдәме алдым, терлекчелек бинасы төзедем, мал-туар алдым. Бүгенге көндә 16 бозау бар, шуларның яртысы сөт бирә. Итне, сөтне сату буенча проблема юк», - дип сөйләде фермер Шәүкәт Миназов.
Баулы районының Яңа Чүти авылында кече хуҗалыклар уңышлы үсә. Мәс., Нәбиуллиннар КФХында 180 баштан артык эре мөгезле терлек бар, кышкыга җитәрлек азык әзерләгәннәр, тору шартлары да яхшы.
Ел йомгаклары буенча район 80 мең тоннадан артык ашлык җыйган. Хуҗалыклар да, җирле фермерлар да бәрәңге, кыяр, помидор үстерәләр, сөт продуктлары әзерлиләр.
Баулы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Фәрит Кыямов болай ди: «Авыл хуҗалыгы кооперативлары төзелер дип уйлыйм мин. Булган продукцияне эшкәртү, яшелчә, ит, сөт продукциясен төргәкләү буенча кооперативлар булырга тиеш. Бу кече хуҗалыклар өчен зур ярдәм булыр иде, чөнки андый хуҗалыкларның күпчелеге үзләренә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү җайланмаларын сатып ала алмый».
Бүген Баулы районы хуҗалыкларында техниканы язгы чәчү эшләренә әзерләү эшләре бара. Алар, һәрвакыттагыча, чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм кыска срокларда уздырырга җыеналар.