2018 елның 6 – 8 февраленә Мәскәүдә «АгроФарм – 2018» халыкара күргәзмәсе узачак

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 6 - 8 февралендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «АгроФарм – 2018» халыкара күргәзмәсе узачак, ул нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологияләре буенча Россиядә иң зур Халыкара күргәзмә.

Әлеге чараны «ВДНХ» АҖ һәм «ДЛГ РУС» ҖЧҖ оештыра. Күргәзмәнең төп темасы – җитештерү процессларына «Терлекчелек санлы күрсәткечләрдә» (Precision Livestock Farming) системаларын кертү. Бу – фермер хуҗалыкларының кайбер техник мәсьәләләрен хәл итәргә һәм аларның эшен нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итә торган яңа автоматлаштырылган һәм санлы технологияләр юнәлеше.

Кунаклар, гадәттәгечә, хайваннар экспозициясе белән танышачаклар, биредә иң яхшы һәм уникаль токымлы терлекләр, шулай ук Россия территориясендә моңа кадәр булмаган яңа токымлы терлекләр булачак, болар: сөт һәм ит өчен үстерелә торган сыерлар, үгезләр, сарыклар, кәҗәләр, куяннар, кошлар һәм башка төрле хайваннар.

Күргәзмәнең эшлекле программасына 50дән артык чара кертелгән, аларда барлык теләүчеләр һәм кызыксынучылар терлекләрне ашату, саву, карау буенча камилләштерелгән системалар белән таныша алалар, реаль вакыт режимында терлекләрнең биологик торышын үлчи торган иң яңа технологияләрнең, терлекләрнең сакланышы һәм җитештерү процесслары мониторингы системаларының эшләвен күзәтә алалар.

Күргәзмә кысаларында “Фермер мәктәбе” үз эшен дәвам итәчәк, монда үзебезнең иң эре крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре бизнес уңышлары тәҗрибәсе белән уртаклашалар һәм үз эшеңне ничек башлап җибәрү турында сөйлиячәкләр.

Моннан тыш, тармак белгечләре өчен Мәскәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең алдынгы терлекчелек хуҗалыкларына бизнес-турлар оештырылачак.

Чара программасы белән http://www.agrofarm.org/ рәсми сайтында тулырак танышырга һәм шунда ук күргәзмәгә бушлай билет алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International