Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 300 мең тоннадан артык шикәр җитештерелгән

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 2444,2 мең тонна чөгендер китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 1368,9 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 715,6 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 341,7 мең тонна.

Шикәр заводларында барысы 2042,1 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 300 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,9%.

«Зәй шикәре» ААҖендә 149,4 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 98,8 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 51,2 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International