Татарстан Республикасы Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында булды

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында булды. Эш сәфәренең максаты – эре мөгезле терлекләрне тоту һәм тукландыру шартлары белән һәм терлекчелек биналарының торышы белән танышу иде.

Хуҗалыклар җитәкчеләре аңа узган елгы эш йомгаклары турында сөйләделәр һәм 2018 елга үзләренең планнары белән таныштырдылар. Валерий Чершинцев аларга фермаларны кадрлар белән тулыландырырга тәкъдим итте һәм терлекләрне туклыклы һәм файдалы азык белән тукландыруның зарурлыгын искә төшерде. Сәфәр йомгаклары буенча барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләрне тоту өчен яхшы шартлар тудырылган булуы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International