Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2364,4 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1374,8 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 680,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 309,1 мең тонна.
Шикәр заводларында барысы 1876,2 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 276 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,9%.
«Зәй шикәре» ААҖендә – 141 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 88,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 46,4 тонна шикәр әзерләнгән.