Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 30 декабрьдә «Яңа елны каршылыйбыз» бәйрәменә кунаклар чакыра

2017 елның 29 декабре, җомга

2017 елның 30 декабрендә Игенчеләр сарае каршында «Яңа елны каршылыйбыз» бәйрәме уздырыла. Аны «Республиканың инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать паркы» АҖ һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперацияләре оешмалары берлеге оештыра.

«Яңа елны каршылыйбыз» бәйрәменә килгән кунаклар балалар һәм олылар өчен төрле мавыктыргыч конкурсларда катнаша алалар, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, призлар биреләчәк, тагын милли костюмлы тамашалар оештырыла, шунда ук сарык итеннән пешерелгән шулпадан, шулай ук башка тәмле ризыклардан, эчемлекләрдән авыз итәргә мөмкин булачак.

Моннан тыш, республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт программасы күрсәтеләчәк.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Шуны да әйтергә кирәк, шундый мәдәни-күңел ачу чаралары 2018 елның 3, 5 һәм 7 гыйнвар көннәрендә дә оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International