Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшелчә саклагычын һәм ике терлекчелек фермасын файдалануга тапшырдылар. Объектларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Рәфиков, бүлекнең әйдәүче белгече Дамир Гыйләҗев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов булдылар.
Ашабаш авылында алар «Кәримов И.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгының эше белән таныштылар. Илдус Кәримов «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча 1,5 млн. сум күләмендә грант откан. Грант акчаларына 30 башка терлек симертү мәйданчыгы төзи, авыл эшкуары терлекләрнең санын 50 башка җиткерүне һәм сөтчелек фермасы төзүне планлаштыра.
Аннары белгечләр Иске Айван авылында 400 тонна сыйдырышлы яшелчә саклагычын карадылар. Объект КФХ башлыгы Илсөя Гатауллинага карый. «Без «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча 1,5 млн. сум күләмендә грант оттык”, – дип сөйләде Илсөя Гатауллина. – Быел 500 тонна – кәбестә, 80 тонна – бәрәңге һәм 30 тонна чөгендер үстердек. Яшелчә эшкәртү белән шөгыльләнергә уйлыйбыз».
Иң соңыннан Түбән Пышалым авылында Илназ Фатыйхов КФХында булдылар. Монда шулай ук «2012-2015 елларга Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант акчаларына 50 башка исәпләнгән сыер фермасы төзегәннәр. «Киләчәктә сөт суыткыч-танк алырга кирәк булачак», – диде Илназ Фатыйхов, сүзен очлап.