Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы муниципаль районының Хуҗахәсән базасында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Тәлгать Таһирҗанов катнашучыларны авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлауны оештыру үзенчәлекләре белән таныштырды.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров бу эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Районда 200ләп трактор һәм 50 комбайн исәпләнә. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында механизаторлар өчен барлык уңайлыклар да бар. Бүгенге көнгә сабанннар 100% әзерләнеп беткән, тракторлар – 61%, чәчкечләр – 73%, культиваторлар – 70%.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә практик өлешендә анда катнашучылар «Дубрава” агрофирмасы” ҖЧҖенең 3 нче филиалы машина-трактор паркында булдылар, биредә алар техниканы саклау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны оештыру шартлары белән таныштылар.
«Техниканың күпчелек өлеше “Дубрава” җәмгыятенең өч филиалы ангарларында саклана. Бу бик яхшы, чөнки техниканы ремонтлауга тотыла торган чыгымнар күләме турыдан-туры аның ничек сакланышына бәйле», – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.