Марат Әхмәтов: Татарстан авылына инициативалы кешеләр җитешми

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы съездында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кооперацияне үстерүне, фермер һәм шәхси хуҗалыклар булдыруны үз өстенә алучы актив кешеләрнең җитешмәве турында сөйләде.

«Урынннарда башлыкларның актив булуы таләп ителә. Алар халыкта кызыксынучанлык тудырырга тиеш. Халык никадәр активрак булса, шулкадәр яхшырак була бит. Эшләргә сәләтле актив кешеләр табыгыз. Башта акча турында түгел, кешеләр табу турында уйларга кирәк. Андый кешеләр булса, алар өчен реаль дәүләт ярдәме бар бит», – дип ассызыклады министр.

Авыл кешеләре дәүләт ярдәме алып шөгыльләнә торган юнәлешләр җитәрлек, дәүләт һәм республика акчалары моның өчен бар. Монда крестьян-фермер хуҗалыклары да, мини-фермалар һәм зур фермалар да, шәхси хуҗалыклар да, шулай ук авылда җитештерелгән продукцияне сатуны оештыру да күздә тотылырга тиеш.

«Авылның эшлекле активлыгына ярдәм итүгә, хәтта кече хуҗалыкларга да, республикада елга ике млрд. сумга якын акча бирелә. Ә социаль инфраструктурага – һәр елны уннарча миллиард бүленеп бирелә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Иң киң кулланыла торган юнәлешләр буенча субсидияләр күләме 2018 елда тагын арттырылачак, дигән мәгълүмат бирде Марат Әхмәтов.

Республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләмендә (260 млрд. сумлык) шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше 53 процент тәшкил итә, диде министр.

Ун һәм аннан күбрәк санда сыер асраучыларга фермалар төзү өчен 300 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме бирүне планлаштыра. Кооперацияне үстерүне үз өсләренә алучыларга грант ярдәме 40 – 50 млн сумга кадәр булырга мөмкин. Инициативалы кешеләр генә кирәк. Әмма кешеләр җитешми. Авылда эшләүчеләр саны кимүнең төп сәбәбе – беренче чиратта, авылдан яшьләрнең китүе. «Соңгы 20 елда авыл халкының саны 100 меңләп кимегән», – дигән саннар китерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы кече хуҗалыкларны үстерү авылны саклап калуда һәм үстерүдә төп мөмкинлек булуына ышаныч белдерә. Һәм бу юнәлешне үстерүгә төбәк акчаны кызганмаячак.

«Бе алга таба да дәүләт ярдәменең яңа рәвешләрен уйлап табарга тиеш. Икътисад министры бу сегментта квоталар билгеләргә һәм муниципаль берәмлекләр белән тыгызрак эшләргә кирәк. Ә районнар башлыклары үзләренең ярдәзм чаралары турында уйларга, бу рәвешләрне булдыруны һәм үстерүне кызыксындыдырга тиеш. Авылда яшәүне популярлаштырырга, аны кызыклырак итәргә кирәк», – дип ассызыклады Президент.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, авылда аграр һәм терлекчелек секторында гына тукталып калмаска кирәк, диде. Башка юнәлешләр дә бар бит, әмма ярдәм итмичә алга китеп булмый: «Хөкүмәттә сәнәгать, төзелеш, туризм, урман хуҗалыгы буенча минем хезмәттәшләрнең дә файдасы тияргә мөмкин», – диде Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International