Мәскәүдә «MVC: Ашлык-Катнаш азык-Ветеринария-2018» XXIII халыкара махсуслаштырылган сәүдә-сәнәгать күргәзмәсе узачак

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

2018 елның 1 февраленнән ВДНХада «MVC: Ашлык-Катнаш азык-Ветеринария-2018» XXIII халыкара махсуслаштырылган сәүдә-сәнәгать күргәзмәсе башлана.

Әлеге күргәзмә 1994 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм икътисадның аграр секторын үстерүдә тармак белгечләренә ярдәм итә торган киң күләмле чараларның берсе. Күргәзмәдә катнашучылар һәм анда килүчеләр арасында – агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм АПКның башка оешмалары җитәкчеләре, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм галимнәр арасыннан вәкилләр булачак.

Бу күргәзмәдә 25 илдән һәм Россиянең 40тан артык төбәгеннән 430дан артык компания катнаша. Күргәзмә барышында бөртекле ашлык үстерү, аны җыю, транспортировкалау, саклау һәм эшкәртү технологияләре һәм җайланмалары, авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннары, кошлар, балыклар өчен катнаш азык, ветеринария җайланмалары, препаратлары, инструментлары һәм башкалар күрсәтеләчәк.

Күргәзмә программасының эшлекле өлешендә тармакның аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төрле илләрдән белгечләрне берләштерә торган 15 чара каралган. 2018 елда күргәзмәнең төп чараларында гына да 2000нән артык кеше булыр дип көтелә. Кунаклар өчен Австриядән, Бельгиядән, Германиядән, Нидерландтан, АКШтан, Франциядән һәм Россиядән белгечләр һәм галимнәрнең 80нән артык чыгышлары булачак.

Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mvc-expohleb.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International