Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында 2017 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Чарада алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.
Терлекчелек комплексында эшләүчеләр арасында машина белән сыер саву осталарыннан түбәндәгеләр иң яхшы эшләүчеләр дип танылды: “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Гөлнара Заһирова, Зөһрә Тимофеева, Кәримә Кәрәмова; “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ фермаларыннан – Тәсмия Назарова, Алмазия Әхмәтова һәм Нина Краснова. Терлекчеләр арасыннан: “Нөркәй” АФ” ҖЧҖеннән – Альберт Никоноров, Рафаэль Хаҗиев, “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Илгиз Корбанов, Инсаф Галимов, Радик Хансуваров, “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Данис Хафизов, Рәсим Зиннәтуллин, Эдгар Мельник һәм Илшат Ибәтуллин алдынгылар рәтендә.
Иң яхшы бозау каручылар булып “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Альбина Йосыпова, “Нөркәй” АФ” ҖЧҖеннән – Сиринә Әхмәтгәрәева, “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Земфира Сарбаева танылдылар.
Эре мөгезле терлекләр үрчетү технологлары арасында: “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Людмила Гимадиева, “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Рәмис Исламов, “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Раушания Хәсәншина алдынгылар булып танылды. Шулай ук иң яхшы лаборантлар бүләкләнде, болар: “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Әлфия Гайнетдинова, Сәрия Латыйпова һәм “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – Гөлнара Хисамиева.