Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Яшевка авылыннан КФХ башлыгы Петр Лапшин савым сыерларын арттырган. «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча алынган грант акчаларына ул шушы көннәрдә 30 баш сыер сатып алган. Хәзер аның хуҗалыгында 80 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуннан – 46 баш савым сыеры.
Фермер шулай ук «МТЗ-82» тракторы сатып алган. Аның 100 гектардан артык җире бар. Петр Лапшин терлекләр өчен азыкны да үзе әзерли.