«Агрокөч» АҖ агрофирмаларында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүгенге көндә холдинг агрофирмаларында бу культура 33,4 мең га, ягъни 96% мәйданда җыелган. Уртача уңыш – 441 ц/га, 2016 елда бу күрсәткеч 360 ц/га иде. «Зәй шикәре» ААҖендә 481 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелән, тагын 980 мең тонна чамасы эшкәртәсе бар.
«Заводта шикәр чөгендерен эшкәртү февраль ахырына кадәр дәвам итә. Тәүлеккә 7700 – 8000 тонна шикәр чөгендере эшкәртү һәм тәүлеккә 1100-1200 тонна шикәр әзерләү, кимендә 350 тонна гранулллы чөгендер түбе (жом) җитештерү планлаштырыла», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.
2017 елда «Агрокөч» АҖендә шикәр чөгендере 34,7 мең га мәйданда чәчелгән. Аның 7,2 мең га мәйданында Amity америка технологиясе кулланылган, ул шикәр чөгендеренең сакланышын яхшырта торган технология.