Узган атна азагында Казанда “Көрэш” буенча ХХII шәхси-команда республика ярышлары узды, бу чара Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Ярышларны Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Көрәш» Федерациясе һәм Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Ярышларда 51 команда катнашты. Барысы 305 кеше иде.
60 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Фирзәр Гиниятуллин (Теләче районыы) алды, 2 нче урынны – Илсур Гимадетдинов (Кукмара районыы), 3 нче урынны Илдан Әхмәтханов (Балтач районыы) алды.
70 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Ислам Фәләхов (Алабуга районы) алды, 2 нче урынны – Марат Кәримов (Әлмәт районы), 3 нче урынны Дмитрий Левашов (Тукай районы) алды.
80 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Ренас Кәлимуллин (Менделеевск районы) алды, 2 нче урынны – Илдар Гиниятуллин (Теләче районы), 3 нче урынны Ленар Садыйков (Зәй районы) алды.
90 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Илмир Төхвәтуллин (алык Бистәсе районы) алды, 2 нче урынны – Булат Мусин (Яңа Чишмә районы), 3 нче урынны Руслан Рафиков (Балтач районы) алды.
100 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Раил Нургалиев (Теләче районы) алды, 2 нче урынны – Дамир Әдиятуллин («Колос Синтез» АХП” ҖЧҖ), 3 нче урынны Рөстәм Сибъгәтуллин (Биектау районы) алды.
130 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Радик Сәлахов (Зәй районы) алды, 2 нче урынны – Фердинанд Вәлиев (Әлмәт районы), 3 нче урынны Руслан Газизуллин (Лаеш районы) алды.
130 килограммнан артык булган авырлык категориясендә 1 нче урынны Сергей Павлик (Зәй районы) алды, 2 нче урынны – Рамил Корбанов (Теләче районы), 3 нче урынны Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама районы) алды.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Зәй районы, 2 нче урында – Теләче районы һәм 3 нче урында – Кукмара районы.
Һәр авырлык категориясендә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучылар кыйммәтле призлар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр, 1 нче урынны алучылар тагын чемпион тасмасы да алдылар.
1 нче урынны алган команда күчмә кубок белән бүләкләнде. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алган командалар дипломнар белән бүләкләнделәр.