Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Мостафин Р.С.» крестьян-фермер хуҗалыгында 30 гектар мәйданда алма бакчасы утырталар. Үсентеләрне Польшадан һәм Пенза өлкәсеннән кайтарганнар.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 102 гектар җиләк-җимеш утыртмалары исәпләнә, шулардан 90 гектардан артыгын алмагач биләп тора, 10 гектарын – җиләк.
Искәртеп үтәбез, Татарстан, Россия Федерациясенең башка төбәкләре кебек үк, җимеш бакчаларын торгызу юнәлешендә эшли. Алма бакчалары республиканың Буа, Биектау, Чүпрәле һәм Әлмәт районнарында үсәчәк.