Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча төбәк чемпионатының эчке сайлап алу этабы узды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

«Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ (ГАПОУ) базасында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының эчке сайлап алу этабы узды.

Ярышларда 10 кеше катнашты. Студентлар модульләр буенча биремнәр башкардылар, авыл хуҗалыгы техникасын, эчке яну двигательләрен эшләтү буенча, шулай ук тракторларны фигуралы йөртү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының шушы компетенциясе буенча челтәр этабында техникумнан ике студент – Илнур Галимуллин һәм Илнар Сабиров катнашачак. «Бүген ярышларга әзерләнү өчен без егетләргә индивидуаль график төзедек, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлеге мөдире Рөстәм Сөнгатуллин. – Үзебезнең уку йортын югары дәрәҗәдә күрсәтү һәм алга таба үтү өчен бөтен көчебезне куячакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International