Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Камай авылыннан КФХ башлыгы Илнур Хәйриев терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыра. Аның хуҗалыгында 165 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 60 баш савым сыеры.
«Былтыргы күрсәткечләрдән артыграк быел, – ди Илнур Хәйриев. – Азыкны да шактый күп әзерләдек. Савым сыерларының рационында коры һәм сусыл азык каралган».
Крестьян-фермер хуҗалыгының 450 гектар чәчүлек җирләре бар, бөртеклеләр өчен 270 га бүленгән. «Уртача уңыш бер гектардан 40 центнер булды, саклауга 800 тонна ашлык салдык, − диде КФХ башлыгы. – Уңышны күтәрүгә минераль ашламалар куллану һәм коллективның тырышып эшләве ярдәм итте».
Илнур Хәйриев киләчәктә авыл хуҗалыгы кооперативы төзүне планлаштыра. «Бердәмлектә көч диләр. Продукцияне сату проблемасын да хәл итәргә кирәк. Яңа казанышлар яуларга җыенабыз», – диде фермер.