Татарстан районнары кулланучылар җәмгыятьләренең 2017 елның 9 аенда башкарылган эшләренә йомгаклар ясалды. Шул чорда Бөгелмә кулланучылар җәмгыятендә 73 миллионнан артык сумга продукция җитештерелгән, Буа районында – 69 млн. сумлык. Болар – республика районнары кулланучылар җәмгыятьләренең җитештерү цехлары арасында иң зур күрсәткечләр.
Бу районнарның кулланучылар җәмгыятьләрендә халык киң куллана торган продукция төрләрен җитештерәләр. Оешмалар хезмәткәрләре даими рәвештә яңа, алдынгы технологияләр эзлиләр. Бөгелмә кулланучылар җәмгыяте белгечләре әйтүенчә, бары тик шулай эшләгәндә генә халык аз яши торган авыллардагы сәүдәдән табыш алуны арттырырга мөмкин.