Татарстанның шәхси хуҗалыклары субсидияләр ала

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен субсидияләр түләү төгәлләнеп килә. Исегезгә төшерәбез, субсидияләр бер баш сыерга – 3000 – сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнә.

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, бүгенге көнгә шәхси хуҗалыкларга 353,9 млн. сум акча бирелгән республика бюджетыннан 358,6 млн. сум бүленде). Арча муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар 18,8 млн. сум алдылар, Чүпрәле районында – 16,9 млн. сум, Кукмара районында – 16,6 млн. сум, Балтач районында – 16,2 млн. сум, Актаныш районында – 15,2 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International