«Агрокөч» АҖ продукциясе «Kazakhstan International Halal Expo 2017» күргәзмәсе кысаларында биш алтын медаль алды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

«Агрокөч» АҖ продукциясе «Kazakhstan International Halal Expo 2017» күргәзмәсе кысаларында биш алтын медаль алды. Предприятие түбәндәге хәләл продуктлар өчен бүләкләргә ия булды: «Җомга» сервелаты, «Мөселманча” сосискалар («Мусульманские» сосиски), мичтә урталайга җәеп пешерелгән чеби (цыплята табака), бройлер чебеше итеннән катлама (рулет) һәм пешерелгән-ысланган тавык түшкәсе.

«Агрохолдингның кошчылык юнәлешен үстерү кысаларында хәләл продукция җитештерү өстенлек итә. Бу – бүгенге җәмгыять тренды, без аны җентекләп өйрәндек һәм шундый продуктлар җитештерү буенча Россиядә алдынгы булып чыктык. Холдинг предприятиеләре ел саен исламның бөтен таләпләренә туры килә торган 12 мең тоннага кадәр продукция чыгара. Алга таба җитештерү куәтен арттыруны планлаштырабыз, без Россия базарындагы ихтыяҗны гына гына түгел, ә халыкара ихтыяҗны да канәгатьләндерергә уйлыйбыз», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

«KazFOOD 2017» һәм «Kazakhstan International Halal Expo2017» VI Халыкара берләштерелгән күргәзмә 11-12 сентябрьдә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә узды. Мәйданчыкта дистрибьютор-үзәк эшләде, азык-төлек продукциясен җитештерүчеләргә Казахстанның һәм БДБ илләренең сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм дистрибьюторлары белән очрашу өчен махсус урын оештырылган иде. Шулай ук «Күргәзмәнең иң яхшы продукты” кысаларында ашамлык һәм эчемлеккә профессиональ конкурс-дегустация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International