Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖ базасында орлыкка һәм силоска кукуруз үстерү технологиясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинарны «KWS», «YARA», «AMAZONE», «Seedcar» компанияләре һәм «Казань Агрохимсервис» ҖЧҖ оештырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, АПК оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Семинарда катнашучылар «KWS» компаниясенең кукуруз гибридлары чәчүлекләренең күрсәтмә мәйданчыкларын карадылар, «YARA» компаниясенең яңа югары технологияле ашламалары һәм «AMAZONE» техникасы белән таныштылар. «Сингента» «Seedcar» компаниясе бүлекчәсеннән орлыкларны стандарт фунгицид эшкәртү белән бергә инсектицид агулар белән эшкәртүнең өстенлекләре турында сөйләделәр.
Семинар барышында шулай ук туфрак эшкәртү тирәнлегенең орлыкларга тәэсире, чәчү вакыты, кукуруз гибридлары уңышына климат шартларының тәэсире турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, ашламалар кертү ысуллары һәм башка мәсьәләләр каралды.