ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Социаль челтәрләрдә  1  марттан  икмәккә  бәяләр  күтәрелү  турында  төрле  фикерләр чыгуга һәм  массакүләм  мәгълүмат  чараларыннан  күпсанлы  үтенечләр  булуга  бәйле  рәвештә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, икмәкнең  социаль төрләренә бәяләр  вәзгыятен  контрольдә  тота, дип белдерде.    

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  утырышлар  залында  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы  утырышы  узды. Утырышта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе вазыйфаларын  башкаручы    Марс Алиев  һәм Ветераннар  советының  башка вәкилләре  катнашты.

Республикада  язгы  кыр  эшләренә  шәси кешеләрдәге  авыл  хуҗалыгы  техникасын  җәлеп  итү   планлаштырыла.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә әйтте. 


23
февраль, 2019 ел
шимбә

АПК предприятиеләрендә  хезмәтне саклау  һәм  авыл  хуҗалыгы  техникасының  техник торышы  турында  сөйләде  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә.

Бүген  безнең    көндәлек  хезмәте  белән абруй  һәм ихтирам яулаган  кешеләр турындагы  “Хезмәт кешеләре” рубрикасының  герое  -  Захаров Николай Иванович. Ул  1929 елның   20 сентябрендә  Октябрь  районының  Иске Чаллы  авылында  крестьян гаиләсендә туа.  Бөек Ватан  сугышының  икенче  елында  авылның  җиде  еллык  мәктәбен  тәмамлый.  Аңа алга  таба уку турындагы  хыялларын онытып  торырга  туры  килә,  чөнки  кырларда  һәм фермада авылдашларына булышырга  кирәк  була.  


22
февраль, 2019 ел
җомга

Бу  хакта  бүген Россия  Федерациясе  субъектларының  авыл  хуҗалыгы  җитештерүен артттыру һәм экспорт куәтен  үстерү  буенча  Казанда  узган  чираттагы  киңәшмәдә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министры        Дмитрий Патрушев сөйләде,  чарада  Россия  Федерациясе  президентының  Идел  буе федераль округындагы  вәкиле    Алексей Кузьмицкий,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Идел  буе  федераль округы  төбәкләре  башлыклары, АПКның  төбәк   идарә  органнары  җитәкчеләре  һәм дәүләт компанияләренең  тармак  җитәкчеләре  катнашты. 

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  21  февральдә  Буа муниципаль районы Советының  2018 елдагы  социаль-икътисадый үсешкә йомгаклар    һәм  2019 елга  бурычлар    буенча  узган  утырышында  әйтте.   

Без һәр атнада  авылда  үз эшен  ачкан кешеләр,  гаилә фермалары,    аякларында  нык торучы  һәм үз туган  авылында  күңеленә  хуш килгән эш белән шөгыльләнүче  эшкуарлар турында  язабыз.  Шундыйларның  берсе  -  Тәтеш  районыннан   Радик Нургалиев. Ул  Кече  Әтрәс авылында  туып,  шунда  ук крестьян хезмәте  үрнәкләрен  күреп  үсә.  Бүген  инде  ул  “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖенең    генераль  директоры, бу  хуҗалык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  буенча  алдынгы  хуҗалыклар  рәтендә.   


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 февральдә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары Джамбулат Хатуов Идел  федераль  округы  АПКсының  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре, шулай  ук  төбәк  агрохимия  хезмәтләре,   дәүләт сорткомиссиясе һәм ведомствоның  мелиорация  буенча учреждениеләре  башлыклары  белән  киңәшмә  уздырды.   Чарада  катнашучылар  Идел буе ФО төбәкләрендә  терлекчелекне,  игенчелекне һәм    авыл  хуҗалыгы  җирләрен  мелиорацияләү  мәсьәләләрен карадылар. 

Казанда  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы җитәкчелегенең күчмә  киңәшмәләре сериясеннән  АПКның  төбәк  идарә органнары  белән  чираттагы   этап узды.   Анда  Идел  буе федераль  округы субъектлары аграрийларына   дәүләт  ярдәме,  шулай  ук  авыл  территорияләрен һәм кече  хуҗалыкларны  үстерү мәсьәләләре каралды.   Очрашуда  Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Джамбулат Хатуов,   Министр урынбасарлары  - Оксана Лут һәм Елена Фастова, Идел  буе федераль  округының  аграр ведомстволары  вәкилләре  катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International