Бүген, 24 апрельдә, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хәләл индустриянең «Russia Halal Expo 2019» халыкара күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты. Министр Татарстан исеменнән кунакларны татарча сәламләде һәм күргәзмәдә катнашучы җитештерүче-компанияләрнең үзара файдалы багланышларны алга таба ныгыту өчен яңа киңлекләр ача һәм үзләре өчен файдалы бизнес-контактлар урнаштыра алуларына ышаныч белдерде. Ул кунакларга һәм күргәзмәдә катнашучыларга нәтиҗәле эшләр һәм уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа 12 сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә - гомуми финанслау күләме 600 млн.сум, сөт җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау урыны булдыруга.
Бүген, 24 апрельдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммит кысаларында “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) әгъза-илләре белән хезмәттәшлек итү кысаларында Хәләл милли стандартлар “ сессиясендә чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
23 апрельдә Министрлыкта 2019-2020 елларга сөт тармагын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды, анда бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге президенты Айрат Хәйруллин, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, шулай ук республиканың әйдәүче сөт җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре катнашты.
22 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Олег Земсков рәислегендә муниципаль хезмәткәрләрне стажировкалау буенча оештыру очрашуы узды.
Авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында оператив мәгълүмат буенча, 22 апрельгә 1091,8 мең гектар мәйданда (2018 елда - 12 мең га) эшләр башкарылган, шуннан көзге культуралар тырмаланган җирләр – 115,6 мең га, 2018 елда - 0,1 мең га), күпьеллык үләннәр – 258,9 мең га (2018 елда - 10,8 мең га), туңга сөрелгән һәм пар җирләре – 717,3 мең га (2018 елда - 1,1 мең га).
Үзенең көндәлек хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - озак еллар гади терлекче булып эшләгән Галимова Дания Һадиҗан кызы.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Яшьләр инициативаларын хуплау - Татарстан Республикасы авыл территорияслшен үстерүнең нигезе» республика авыл яшьләре форумының пленар утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды. Форумда шулай ук Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, Татарстан Республикасының районнардагы Аграр яшьләр берләшмәләре рәисләре, авыл җирлекләренең яшь башлыклары һәм депутатлары, авылда эшләүче яшь эшкуарлар катнашты.
Шимбә көнне Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продуктларны һәм товарларны республиканың төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар алып килде. Язгы ярминкәгә Идел буе районы мәйданчыкларына үз продукциясен «Үзәк» СПСПСК алып килгән. Сәүдә мәйданчыкларына авылларга йөри торган автолавкалар да килгән.