18 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә, Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылары берлеге, республика министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда 2019 елның 1 яртыеллыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлауның барышы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына теркәлү башлану турында хәбәр итә. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Росссия яшьләре инициативаларының грант конкурсында җиңүче булды
17 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тулаем тәүлеклек савым 200,1 тонна булды. “Шундый күрсәткечләргә ирешү безнең район тарихында беренче мәртәбә. Бу узган елның шушы датасына караганда 27,9 тоннага яисә 16%ка күбрәк», – дип, хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды, дип хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итә, шуннан 145 млн. сумы - федераль бюджеттан, ә 105 млн сумы республика бюджетыннан бирелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 14 майга тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләр Татарстан Республикасында – 3,7 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Татарстан кырларында уңыш формалашу чоры башлануны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә әйтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлады.
Кайбыч муниципаль районының Олы Подберезье авылында икмәк игү һәм көндәлек авыл тормышы музеен ачтылар
Республика кырларында агымдагы эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.