ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ләйлә  Миначева, күптән түгел “Татарстан гүзәле” («Мисс Татарстана») конкурсында финалга  чыккан чибәр кыз, Алексеевск районында  үзенең туган «Алга» колхозында ел саен әтисенә иген уңышын җыюда булыша.

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.

Михаил Афанасьев Зеленодольск районына керү юлында фацелия чәчәргә тәкъдим иткән. Сокуры авылы янындагы шундый  кыр элек фотосессияләр өчен бик популяр урын булган.

Бүген 11.00 сәгатьтә онлайн режимда «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек мәйданчыгында «Бүгенге кулланучы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату чылбырлары» панель дискуссиясен карагыз.

Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнары(99%), Биектау, Түбән Кама(98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче районнары(97%) финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, быел беренчеләрдән булып урып-җыюны Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре төгәлләде.

Һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина башлангыч һөнәр берлеге оешмалары эшчәнлеге белән танышу максатыннан Актаныш районы хуҗалыгында – «Әнәк» агрофирмасында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International