ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Биектау  муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Шушы көннәрдә Яңа Чишмә муниципаль районында комбайнчылар арасында икенче бишкөнлек хезмәт ярышына йомгаклар ясадылар. Нәтиҗәләр буенча алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр бирелде  (комбайнчыларга – 2000 сум,  аларның ярдәмчеләренә һәм машина йөртүчеләргә  – 1000сум).

Оператив белешмәләр  буенча 2018 елның 16 августына республикада    2003,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 1 миллион тоннадан  артык  көзге бодай,  298,6 мең тонна – көзге арыш, 518,1 мең тонна – арпа, 69,7 мең тонна –  борчак.

АГРОКӨЧ холдингы 2018  елгы яңа  авыл хуҗалыгы сезонында уракның беренче көннәрендә үк  югары уңышларга иреште. Көзге бодай уңышы бер   гектардан   40 центнер тәшкил итте, арпа  - 35 ц/га, көзге  шепкән  - 8 ц/га.

Вице-премьер Алексей Гордеев президенттан авыл  территорияләрен үстерү буенча аерым илкүләм проект булдыруны сорый. Бу мәсьәләне эшләү хөкүмәткә һәм президент ярдәмчесе  Андрей Белоусовка йөкләнгән.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов республиканың Тукай, Минзәлә,  Актаныш муниципаль районнарына эш сәфәре  белән  килде. Бу районнар хуҗалыкларында ул урып-җыю,  туфракны  көзгечәчүгә әзерләү эшләренең барышы  белән танышты.  

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы кырларында бар куәткә урып-җыю эшләре бара. Оператив белешмәләр буенча,  15 августка,  районда 8,9 мең га чәчүлек мәйданы суктырылган,  бу  планнан  39,6 % тәшкил итә.  22,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - 24,8 ц/га.

13 августта Минзәлә муниципаль районы башлыгы   Айдар Сәлахов   «Калморза» ҖЧҖенең  алдынгы хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

2018 елның гыйнвар-июль айларында  авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында  сую  өчен үстерелгән тере  үлчәмдә кош-корт  119,2 мең   тонна булды, бу - 2017 елның  шушы  чоры белән чагыштырганда    3%ка күбрәк.  Кош  ите  күләме  сатылган тере  үлчәмдәге терлек ите һәм кош итеннән 55% тәшкил итә.

«Минем җирем – Россия” V Бөтенроссия иҗат конкурсына заявкалар бирү вакыты тәмамланып килә. Конкурсның оештыру комитеты тагын бер  кат искә төшерә: урыннар  алуда  ярышырга  теләүчеләр өчен   өч атналап  вакыт   калды.  Шуңа күрә  «дилбегәне озынга сузмыйча», ашыгырга кирәк, алдан килгән урын өчен дип юкка  гына әйтмиләр бит.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International