Арча районында эретү җайланмаларын конструкцияләү буенча семинар узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Арча  муниципаль районының  “Игенче” АФ” ҖЧҖ  базасында  үсемлекләрне   яклау чараларын әзерләү өчен кулланыла толрган  эретү җайланмасын  конструкцияләү буенча семинар  узды. Семинарда шулай ук көзге культураларны карау һәм аларның яхшы кышлавын тәэмин итү мәсьәләләре  дә  каралды.  

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  игенчелек   бүлеге башлыгы  Ирек Садыйков, Арча  районында  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Ренат Гатиятов, «Сервис Агро» ҖЧҖенең  җитештерү буенча  директор  урынбасары  Марат Шәрәфетдинов, «Игенче» АФ”   ҖЧҖенең  баш агрономы Марат Вахитов,  «Россельхозцентр» ФДБУенең  Татарстан Республикасы филиалының район  бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин, «Россельхозцентр» ФДБУенең  Татарстан Республикасы филиалының район  бүлеге баш   агрономы   Әхмәт Хәкимҗанов, Арча районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары  катнашты.

«Эретү җайланмалары – бу - үсемлекләрне яклау чараларының, микроашламаларның   һәм  яфрактан тукландыруның  нәтиҗәлелеген арттыруны  иң  уңай  хәл итү юлы.  Кыйммәтле препаратларга зур чыгымнар    тотуның нәтиҗәсе – үсемлекчелектә үсеш ноктасы ул», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  игенчелек   бүлеге башлыгы  Ирек Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International