ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Искәртеп узабыз,  Татарстанда  6 августтан  19  августка кадәр  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча    зона  семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар уздыруда    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,    муниципаль районнар  башлыклары, авыл  җирлекләре  башлыклары,    кооперативлар, фермерлар  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучылар  катнашалар.    


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Теләче  муниципаль районында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды.    Кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов, министр  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре  һәм  кулланусылар  базары  идарәсе башлыгы  урынбасары    Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, ун  муниципаль районның  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре  җитәкчеләре,    аграр  сектор  вәкилләре,  республика  парламенты депутатлары,  шулай  ук республиканың  профильле  министрлыклары  һәм  ведомстволары  вәкилләре катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International