ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Аграрийлар «Агрополия» мәгълүмат платформасында реаль вакыт режимында АПК өлкәсендә белем алырга һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бөтен үзенчәлеген өйрәнә алалар. Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге базасында эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбендә беренче уку көне башлана. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйли, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлата. Үсемлекчелекне автоматлаштыру белән галим-агроном Ирина Головатая җентекләп таныштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International