Язгы һава торышының үзгәреп торуына карамастан, республика аграрийлары язгы кыр эшләрен дәвам итәләр. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 18 район:Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары игенчеләре көзге һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.
Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Быел Әлки районында кыр эшләре гадәттәгедән 10 көнгә алданрак башланды. Кырларга ашламалар самолетлар һәм «Туман» һәм «Амазон» агрегатлары ярдәмендә сиптерелә.