Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Азнакай районында булдылар. Алар анда урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар һәм эре терлкчелек фермасын төзүгә беренче ташны салдылар, район активы белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сарман районында бөртеклеләрне урып-җыюның барышы белән танышты.
Бүген Аксубй районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, 11 муниципаль районның башлыклары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермерлар ассоциацияләре һәм гаилә фермалары, кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
Искәртеп узабыз, 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов конкурс башлану турында игълан иткән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group» компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләре аша сатарга булышу. Семинарны турыдан-туры трансляцияләү, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының YouTube-каналында алып барды. Чарада катнаша алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре видеоязманы теләсә кайчан карый алалар.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Бүген Лаеш районында беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар. «Волжская» ҖЧҖ кырында комбайн «Скипетр» көзге бодаеның бер алымын урып карады.
Бу хакта бүген Татарстан муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды. Чарада шулай ук программаны гамәлгә ашыруда катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм башка затлар катнашты.
25 июньдә Татарстан Республикасы сөт җитештерүне беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан арттырып җибәрде. Бу хакта бүген районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтте.
Сөт тармагын үстерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып санала. Татарстан сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында ышынычлы алда бара.