ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районының «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы республика территориясендә 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Кооператив составына зур булмаган дүрт КФХ, бер шәхси ярдәмче хуҗалык һәм районның терлекчелек фермалары булган тугыз авыл хуҗалыгы оешмасы керә.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.   Бүген  һәр районда  үз эшен  ачып,  аягында  нык торучы   һәм аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.  Шундыйларның  берсе    – Сарман  районының  Алан  Газар (Рангазар)  авылыннан   Заһриевлар  гаиләсе.  


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Лаеш районында “Кәүсәр” АХКК ит эшкәртү  комплексында  булды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International