ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бу  атнада  Яңа  Чишмә  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган     «Иң яхшы  комбайнчылар  – 2019» республика  конкурсында  җиңүчеләрне  бүләкләделәр.   Район башлыгы   Вячеслав Козлов Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы Леонид  Богомолов  белән  бергә  60 һәм 35 мең  сум  күләмендәге    сертификатлар  тапшырды.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

10 декабрьдә Чистай  районында район  башлыгы   Дмитрий Иванов районның иң яхшы  комбайнчыларына – “Иң яхшы  комбайнчы – 2019” республика конкурсында  җиңүчеләргә  акчлата    сертификатлар  тапшырды.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Узган  атнада  Лаеш районында  “Иң яхшы  комбайнчы – 2019” республика конкурсында  җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Чарада    район башлыгы   Илдус Зарипов катнашты.  Ул Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  исеменнән комбайнчыларга   60 һәм 35 мең  сум  күләмендәге  премияләрне  һәм “Кама” спорт-йөзү  комплексына  абонементлар тапшырды.    


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Июль аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.  Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыюның оператив  һәм сыйфатлы үткәрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасы  паркыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  ел  саен  үткәрелә.  


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Искәртеп  узабыз,  конкурс  башлану  турында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  игълан иткән  иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International