Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Horsch компаниясе хуҗасы Михаэл Хорш һәм Grimme компаниясе хуҗасы һәм директорлар советы рәисе Франц Гримм белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, «Челтәр компаниясе» ААҖенең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов очрашуда катнашучыларны Татарстан агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды, республиканың машина-трактор паркы турында сөйләде. «Соңгы елларда бездә корылык күзәтелә, шуңа күрә туфрак эшкәртүгә аерым игътибар бирәбез, шул исәптән дым запасын күбрәк саклап калу өчен – туфракны тирәнтен эшкәртүгә, – диде министр. – Әлбәттә, ягулык чыгымнары күрәк тотыла һәм җитештерүчәнлек акрыная, әмма нәтиҗәсе куандыра».
Ул шулай ук очрашуда катнашучыларга Мөслим районының «Агромастер» ҖКында техника җитештерү турында мәгълүмат бирде. Предприятие заманча җайланмалар белән җиһазланган, танылган җитештерүчеләрнең комплектлау җайланмаларын куллана, ә эшләнмәләрдә санлы технологияләр кулланыла торган дөньякүләм тәҗрибәгә таянып эш итә.
Министр чыгышыннан соң үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеге, югары җитештерүчәнлекле техника куллану, хезмәттәшлекне киңәйтү, ташламалы бәяләрдән авыл хуҗалыгы машиналары алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен. HORSCH компаниясе чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын җитештерү буенча иң танылган компанияләрнең берсе. Ул җитештерә торган авыл хуҗалыгы техникасы сыйфаты, ышанычлылыгы һәм чыдамлылыгы ягыннан бөтен дөньяга мәгълүм. Компания 1984 елда оеша, төп офисы Швандорф (Германия) шәһәрендә урнашкан.
Grimme компаниясе (Дамме ш., Германия) бәрәңге, шикәр чөгендере һәм яшелчә техникасы өлкәсендә 150дән артык вариантны үз эченә алган киң күләмле җитештерү программасын тәкъдим итә. Аның техникасы дөньяның 120дән артык илендә сатыла.