Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Республика буенча бүгенге көнгә барысы 2414,9 мең тонна сенаж һәм 375,7 мең тонна печән әзерләнгән. Бу – 919,1 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш терлеккә 15,6 центнер азык тупланган.
Иң югары күрсәткеч Сарман муниципаль районында – бер баш терлеккә 25,4 центнер азык әзерләнгән. Зәй районында ул 20,6 центнер тәшкил итә, Алабуга, Бөгелмә һәм Чирмешән муниципаль районнарында – 17,7 шәр центнер, Яңа Чишмә муниципаль районында 17,5 центнер азык әзерләнгән.