Марат Әхмәтов: терлек азыгы әзерләү шактый авыр бара

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Ул “Бөтенроссия кыр көне – 2017” күргәзмәсен уздыруга йомгаклар ясауга һәм терлек азыгы әзерләүнең барышына багышланган иде.

«Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы шундый төбәк көннәрен илебезнең төрле почмакларында уздыру традициясен яңартып җибәрде. Узган ел шундый чара Алтай краенда узды, ә быел бу мәйдан өчен Татарстан билгеләнде. Форумга әзерләнү җиңел булмады, аны оештыруга һәм үткәрүгә белгечләр бик җитди карады», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

«РФнең 74 субъектыннан делегацияләр килде, – диде министр. – Теркәлгән кешеләр саны гына да 10 меңнән артык булды, ә күргәзмәгә килүчеләр саны 30 меңнән артыграк булды дип саныйбыз без».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы күргәзмә экпозициясе белән шулай ук Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу да танышканын искәртеп узды.

“Үсемлекчелек” бүлегендә язгы һәм көзге культураларның чәчүлек җирләре, “Җиләкле алан”, “Яшелчә аланы” проектлары күрсәтелде, – дип сөйләде Марат Әхмәтов. – Шул исәптән күргәзмәдә безнең аграр югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары, дәүләт федераль тармак учреждениеләре филиаллары, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе актив катнашты».

Министр әйтүенчә, авыл хуҗалыгы техникасын кырларда эшләтеп, сынап карау планлаштырылган була, әмма яңгырлар аркасында бу чара үтәлми кала. Шулай да, барлык кыр эшләре комплексы өчен 1 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмасы күрсәтелде. «Терлекчелек» бүлегендә Татарстанның 40 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәм илебезнең 4 төбәгеннән 100 баштан артык вак һәм эре мөгезле терлекләр, атлар, дөяләр, мехлы җәнлекләр, куяннар күргәзмәсе оештырылды.

«Форумның программасы бик тыгыз иде, нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да җитәрлек булды, – диде Марат Әхмәтов. – Кичә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов та уңай бәя бирде. Мондый зур күләмле күргәзмә уздыру безнең өчен дә, меңләгән килүчеләр өчен файдалы булды».

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында сөйләде. Бүгенгә республикада шартлыча бер баш хайванга 7,5 центнер азык бер. әзерләнгән.

«Терлек азыгы әзерләү шактый авыр бара, – диде Марат Әхмәтов. – Бу һава шартларының тотрыклы булмавына бәйле – җылы көннәр җитми. Шуңа күрә бүгенге күрсәткечләр дә мактанырлык түгел».

Министр беренче кат печән чаптыру чорының төгәлләнеп килүен билгеләп үтте. «Һаваның җылымса гына торуы, кояш җылысы һәм яктылыгы җитмәү беренче кат үләннәрнең өлгерүен озаклатты, хәзер алар шактый сусыл. Шулай да, мин аларны җыюда шактый соңладык, дип әйтмәс идем. Метеорологлар, җылылар була, дип фаразлыйлар, көннәр җылынып китсә, без сигез көн эчендә беренче кат чаптыруны төгәлләячәкбез», – дип ассызыклады ул.

Күпьеллык үләннәрне җыю Актаныш, Зәй, Баулы һәм Зеленодольск районнарында төгәлләнеп килә. Тәтеш, Саба, Кукмара, Нурлат һәм Әтнә районнарында да күпкә калышмыйлар. Иң югары күрсәткечләр Зәй һәм Сарман районнарында, аларда бер баш хайванга 13 центнердан артык азык әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International