Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасында сөт терлекләренең генетик селекциясе проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле очрашу узды. Анда министр урынбасары Гөлүс Баязитов, «Курчатов институты» илкүләм тикшеренү үзәге, «Иннопрактика» һәм башка рәсми затлар катнашты.
Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты хезмәткәрләренең балалары арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциягә каршы бергә» дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгаклар ясалды.