Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез – гасырлар дәвамында чикләнмәгән күләмдә матурлык һәм сөйкемлелек, җылылык һәм мәхәббәтөләшүче илаһи затлар. Сез – гаилә учагын тотучылар, йортка нур иңдерүчеләр, балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия биреп, күңелләренә ышаныч, өмет сеңдереп, аларны якты юлга чыгаручылар.

Шул ук вакытта сез халык хуҗалыгының төрле тармаклары үсешенә үзегездән зур өлеш кертүчеләр дә. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының төрле предприятиеләрендә һәм оешмаларында армый-талмый хезмәт итүегез өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сез үзегезнең көндәлек эшләрегез белән тармакның алга таба тотрыклы үсешенә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруга һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һичшиксез зур ярдәм итәсез.

Сөйкемле хатын-кызлар!

Чын йөрәктән сезгә бәхет, сәламәтлек телим, якын кешеләрегезнең җылысын, мәхәббәтен тоеп, һәрчак яшьһәм матур булып калыгыз! Күңел түрендә йөрткән теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр башлаган эш-гамәлләрегездә уңышлар юлдаш булсын!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы

һәм азык-төлек министры                                                                                                                       Марат Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International