2016 ел йомгаклары буенча Татарстанда барлык категориядәге авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем продукция күләме 238,6 млрд. сумлык булды, чагыштырмача үсеш – 5%. әлеге күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынны алды. 4,3 млн. тонна бөртекле ашлык, 2,3 млн. тонна шикәр чөгендере, 400 мең тоннадан артык яшелчә җыелды. Сөт җитештерү 1770,4 мең тонна тәшкил итте, терлек ите һәм кош ите – 484,3 мең тонна.Җентекләбрәк монда танышырга мөмкин: https://yadi.sk/d/7fcuyYqz3EBZaP.
Быел да Татарстанның агросәнәгать комплексы алдында зур бурычлар тора. Татарстан аграрийлары үсемлекчелектә җитештерү күләмен 10%ка арттырырга һәм терлекчелектә 5%ка арттырырга тиеш булалар.
Хәзерге вакытта республикада язгы кыр эшләренә әзерләнү бара. Барлык чәчүлек мәйданы 2,9 млн. га булыр дип көтелә. Язгы культуралар орлыклары 345 мең тонна кирәк булачак, тәэмин ителеш – 380 мең тонна (ихтыяҗка карата 110%). Бу елның 2 мартына 122,3 мең тонна минераль ашлама тупланган, ягъни гектарга – 42,5 кг (көздән кертелгәнне исәпкә алып).
Язгы кыр эшләрендә 11 мең трактор эшләячәк, шул исәптән: 1500дән артык куәтле трактор, 615 чәчүкомплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,3 мең культиватор, 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты. Болар барысы да уңышлы эшләсә, чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда уздырырга мөмкин булачак.
Татарстанда терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен арттыру өчен эре мөгезле терлекләрне карауда һәм тукландыруда алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, заманча комплекслар төзү дәвам итә.