2016 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 105,2 % булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, һава шартларының бик үк әйбәт булмавына да карамастан, ел азагына тармак нәтиҗәләре начар түгел. Гомумән алганда, тармак буенча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 105,2% тәшкил итә, терлекчелектә – 100,9%, үсемлекчелектә – 109,5%.
«Быелгы ел нәтиҗәләре начар түгел, ә киләсе елга үсемлекчелек буенча үсешне кимендә тагын 10%ка арттыру бурычын куябыз. Бу бурычны үтәү өчен күп көч куярга туры килчәген без яхшы аңлыйбыз», – дидеминистр.
Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы территориаль авыл хуҗалыгы идарәләре белән берлектә һәр район буенча бу елның нәтиҗәләрен анализлау һәм үсеш нокталарын билгеләү буенча зур эш алып бара, дип билгеләп үтте. «Декабрь азагына кадәр бу эшне төгәлләргә уйлыйбыз, – диде ул. – Без районнар башлыкларына, вакыт табып, бу эшне башкарырырга кирәк, дип мөрәҗәгать иттек. Һәркайсы бүген үз предприятиесе, үз районы өчен үсеш нокталарын эзләргә һәм табарга тиеш».
Министр киләсе ел уңышы өчен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә җентекләбрәк тукталды.Ул Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган бурычны да искә төшерде – гектарга киендә 65 кг ашлама кертелергә тиеш.
«Бик корылк булганда да, тиешенчә тукландырылган үсемлек уңыш бирмичә калмый», – диде Марат Әхмәтов.
Аның әйтүенчә, районнар буенча минераль ашламалар бүгенгә гектарга уртача 18,6 кг тупланган, бу узган елның шушы чорына караганда бер ярым тапкыр күбрәк.
Районнарның активлыгы аерыла. Мәсәлән, Тукай, Сарман районнарында – гектарга 49 кг, Зәй районында – 45 кг, Мөслим районында – 26 кг.
Кайбер районнарда 25 кг чамасы тупланган, шундыйлардан: Буай (26,4), Түбән Кама (25,5), Тәтеш (24,5), Актаныш (24,4), Әлки (24,2) районнары.
Марат Әхмәтов киңәшмә барышында территорияләрендә авыл хуҗалыгы төп тармак булган район башлыкларына аерым мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, кайбер районнарда минераль ашламалар бик аз тупланган. Шундыйлар рәтендә: Балык Бистәсе, Теләче, Аксубай, Кайбыч, Кама Тамагы, Әгерҗе, Әлмәт районнары.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук, базаларда бүгенге көндә ашламалар җитәрлек күләмдә бар һәм аларга бәяләр дә бик югары түгел, дип, тагын бер кат искәртте.
«Ашлама – уңышны һәм үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруда мөһим фактор. Хуҗалык җитәкчеләренең, эшне оештыручылар буларак, бигрәк тә районнар башлыкларының, бу мәсьәләгә җитдирәк карауларын сорыйм, – диде Марат Әхмәтов. – Яңа елга таба ашлама туплау динамикасы үзгәрер дип ышанып калабыз. Беренче гыйнварга үз исәбеннән гектарга 40 кг ашлама туплаучыларның хәле икеләтә отышлырак була, чөнки бәяләр дә 20%ка түбәнрәк, бюджет ярдәме дә андыйларга 25%ка артыграк булачак».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та муниципаль районнар башлыкларына минеральашламалар туплау мәсьәләсенә җитдирәк карарга кушты.