Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре: «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖенә Татмелиорация үз продукциясен алып килә

2016 елның 14 октябре, җомга

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 15 октябрьдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында узачак.

– Совет районында ике мәйданчыкта – «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2), монда «Татмелиорация» ТК” ААҖ, Мамадыш һәм Арча муниципаль районнары продукциясе сатылачак; Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7) Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

– Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Ярминкәдә Балтач һәм Апас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

– Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27), монда үз продукциясен халыкка Биектау муниципаль районы фермерлары тәкъдим итәчәк.

– Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83), монда Буа муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

– Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе сатылачак һәм икенчесе - Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1).

– Вахитов районында шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур.,13) үз продукциясе белән Теләче муниципаль районы фермерлары булачак.

– Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а), бу ярминкәдә үз продукциясе белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә өч сәүдә мәйданчыгында ярминкәләр оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында. Сатуга үз продукциясен Актаныш, Сарман, Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алык килә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International