«Болгарское ХПП» ҖЧҖенең көнбагыш мае җитештерү цехында тәүлекләп эшлиләр

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

«Болгарское ХПП» ҖЧҖенең көнбагыш мае җитештерү цехында эшнең киеренке чагы. Операторлар тәүлекләп эшлиләр, эш өч сменада оештырылган. Коллектив алты кешедән тора, болар – Юрий Кипров, Александр Платонов, Александр Чегодаев, Егор Исаев, Валерий Кошкин һәм Роман Романов.

Предприятиедә үсемлек маен җитештерү узган елның көзеннән башланган. Моның өчен майлы культуралар сыктыру буенча үзебезнең илдә эшләнгән махсус җайланма сатып алганнар. Бүген цехтәүлеккә 12 тонна май эшкәртә ала.

Чималны эшкәрткәндә алына торган чистартылмаган май республика заводларына җибәрелә, ул май җитештерлә торган терлек азыгы составына кушыла. Эшкәртү барышында тагын бер продукт – сыгынты алына, ул шулай ук терлек азыгы буларак кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International