Татарстан аграрийлары «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узган «Алтын көз-2016» 18 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенә йомгаклар ясалды.Форум Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Күргәзмәдә Россиянең 64 төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлар күрсәтелде. Форумда 2,6 мең катнашучы булды, шулардан 1,5 мең – экспонентлар. Күргәзмәгә 4 көн эчендә 300 меңнән артык кеше килде.

Күргәзмә кысаларында барысы 19 тармак конкурсы үткәрелде. Агросәнәгать комплексының иң яхшыпредприятиеләре һәм хезмәткәрләре югары сыйфатлы азык-төлек продуктлары җитештерүдәге уңышлары, нәсел һәм товар терлекчелеген үстерүдәге казанышлары, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын һәм гибридларын чыгарган өчен һәм башка юнәлешләрдәге уңышлары өчен бүләкләргә ия булдылар.

Конкурслар йомгаклары буенча Татарстанның түбәндәге оешмалары бүләкләнде:

– Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсенең алтын медале белән – кече хуҗалыкларга грант ярдәме чараларын нәтиҗәле гамәлгә ашырган өчен;

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – көмеш медаль белән – Татарстан Республикасы территориясендә хайваннардагы котыру авыруы чыганакларын бетергән өчен;

– Казан шәһәренең “Дәүләт ветеринария берләшмәсе” – алтын медаль белән – Казан шәһәрендә хайваннардагы йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау һәм бетерү программасын эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен;

– Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына Татарстан Республикасы күзәтчелек идарәсе – алтын медаль белән – Татарстан Республикасы дәүләт техника күзәтчелеге буенча дәүләт инспекциясе эшчәнлеген нәтиҗәле оештырган өчен;

– “Татмелиоводхоз” идарәсе» ФДБУ – алтын медаль белән – мелиорацияне үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен;

– “Майский” теплица комбинаты» ҖЧҖ – ике алтын медаль белән – ябык грунтта яшелчә культураларын җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен;

– «Чаллы – Бройлер» ҖЧҖ – алтын медаль белән – кош итеннән җитештерелгән сыйфатлы продукция өчен;

– «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУ – алтын медаль белән – көзге арышның «Подарок» сортын чыгарган өчен;

– «Биопрепаратлар» фәнни-тикшеренү институты” ҖЧҖ – көмеш медаль белән – туфракның уңдырышлылыгн арттыру өчен «Универсаль ГУМУС+» югары технологияле микробиологик препарат эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен;

– «Казан сугару техникасы заводы» ҖЧҖ – алтын медаль белән – “Казанка” киң колачлы су сиптерү машинасын җитештерүне оештырган өчен.

ВДНХның 69 нчы павильоны нәселле терлекчелек буенча оештырылган иде, анда авыл хуҗалыгы терлекләрен күрсәтүдә Россиянең 50 төбәгеннән 137 предприятие катнашты. Жюри эше йомгаклары буенча – Татарстан Республикасы Кукмара районыннан “Урал” АХҖК, Тукай районыннан «Иделбай Идел буе» ҖЧҖ, Биектау районыннан “Бөреле” ЯАҖ, Мамадыш районыннан «Берсутский»агрофирмасы” ҖЧҖ – алтын медальләр белән бүләкләнделәр.

«Мелиорация: технологияләр һәм инвестицияләр» Евразия форумында «Иң яхшы хезмәт династиясе» номинациясендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыннан Гыйздәтуллиннар династиясе көмеш медальгә лаек булды, аларның мелиорация системасындагы гомуми хезмәт стажы – 151 ел.

Моннан тыш, күргәзмә кысаларында дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының “Крынтау” фермер хуҗалыгы” ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Шәрипов “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Республика Татарстан» газетасы редакциясе корреспонденты Вероника Латыйпова (Акифьева) «Минем җирем – Россия» тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының бөтенроссия конкурсында «Авыл һәм аграр туризм, авылның экологик иминлеге темасын иң яхшы яктырткан өчен”номинациясендә 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International