«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ Идел буе базарында үз өлешен арттыра

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Түбән Новгородта “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең яңа дистрибьютор-күпләп сату үзәгеачылды. Яңа комплексның мәйданы 560 кв. метрдан артыграк. Ул Россиядә предприятиенең 8 нче логистик үзәге һәм Татарстаннан читтә – 4 нче.

Монда ай саен 200 тонна продукция китереләчәк. Яңа логистик үзәк федераль, шулай ук җирле сәүдә челтәрләрен “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ продукциясе белән өзлексез тәэмин итеп торачак. Түбән Новгород өлкәсендә ай саен пердприятиенең 250 тоннадан артык продукциясе сатыла. Болар – суытылган, туңдырылган продукция һәм ярымфабрикатлар – гомумән алганда, 40 төрле продукция. Яңа комплекс барлыкка килү белән Түбән Новгород өлкәсенә китерелә торган продукция күләме айга 500 тоннага кадәр җитәчәк.

«Дистрибьютор-күпләп сату үзәкләренең федераль челтәре проектын булдыру барлык этапларда продукциянең сыйфатын тикшереп тору мөмкинлеген бирә. Без җитештерү процессларын тулысынча контрольдә тотабыз: кошларны үстерүдән башлап әзер продуктны упаковкалаганчы. Логистикпроцесслар да оештырылган: навигация системасы аша без йөкнең кайда булын, аның кайчан китереп җиткерелүен белеп торабыз, хәтта рефрижиратордагы температураны тикшереп тора алабыз. Логистик үзәк – бу чылбырда тагын бер звено. Без продукцияне үзәккә үз контролебездә тотып китереп җиткерәбез һәм бу базадан продукция кибетләргә җибәрелә. Шулай итеп, без үз партнерларыбызга тиешле ассортименттагы сыйфатлы продукцияне вакытында китереп тапшыруны гарантиялибез», – дип сөйләде “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнең коммерция директоры Роман Устеников.

Үсеш стратегиясе кысаларында федераль базарда компания шулай ук үз сәүдә челтәрен дә киңәйтә. Бүгенге көнгә Идел буе төбәкләрендә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең 70тән артык фирма кибете ачылган,2016 ел ахырына аларның саны 80-90 булачак, ә 2017 елда 120-150гә кадәр җитәчәк. Сәүдәассортиментына 272 төр продукция керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International