Татарстан мелиораторлары «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Мелиорация: технологияләр һәм инвестицияләр» Евразия форумында өч медаль алды.
«Иң яхшы хезмәт династиясе» номинациясендә Гыйздәтуллиннар династисе көмеш медальгә лаек булды, алар республиканың Тукай муниципаль районында эшлиләр. Аларның мелиорация системасындагы гомуми хезмәт стажы – 151 ел. Бертуганнар җитәкли торган мелиорация оешмалары ел саен сугаруобъектларында 100 млн.сумнан артык күләмдә төзелеш-монтаж һәм эксплуатация эшләре башкаралар.“Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУнең Тукай филиалы, аны Вахит Гыйздәтуллин җитәкли, башкарган эш күләмнәре буенча учреждение бүлекчәләре арасында ел саен беренче урынны ала.
«Мелиорацияне үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” конкурсында Россиядә иң яхшыфедераль учреждениеләрнең берсе булып “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУ танылды, ул алтын медальбелән бүләкләнде. Учреждение җитәкчесе Марс Хисмәтуллин күргәзмә кысаларында оештырылган «Мелиорация: технологияләр һәм инвестицияләр» III Евразия форумында нотык белән чыкты, ул халыкара форумда катнашучыларны Татарстан Республикасыда мелиорация үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Форумның модераторы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков тулаем Татарстан мелиораторларының эшенә югары бәя бирде. Татарстанда төбәк хакимиятенең, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең һәм мелиораторларның эше үрнәк булырлык көйләнгән. Күптән түгел анда үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар, республиканың берничә хуҗалыгында булып, моны үз күзләре белән күрделәр. Ул киңәшмәгә Россиянең 15 төбәгеннән мелиорация тармагы предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде. «Министрлык программаларының чын-чынлап эшләвен һәм аларның кешеләргә файда китерүен, шулай ук аларның сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм югары уңыш алырга ярдәм итүен күрү безне сөендерә», – дип ассызыклады Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков.
«Казан сугару техникасы заводы” ҖЧҖ “Мелиорация өлкәсендә иң яхшы техника, җайланма һәм технология җитештерү” конкурсы йомгаклары буенча “Казанка” су сиптерү машинасын эшләүне оештырган өчен алтын медаль белән бүләкләнде.
Татарстанда җитештерлә торган су сиптерү машинасы сертификацияләнгән, бу, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, әлеге техниканы сатып алып, чыгымнар өлешен кайтаруны субсидияләү буенчафедераль программаларга керергә мөмкинлек бирә. “Татмелиоводхоз”» идарәче” ФДБУ директоры МарсХисмәтуллин әйтүенчә, «Казанка», республика кырларында тулы сезон эшләп, үзен ышанычлы машина буларак күрсәткән, үзенең техник һәм эксплуатация сыйфатлары буенча чит ил аналогларыннан калышмый, шул ук вакытта су сиптерү машинасының бәясе чит илнекеннән 30-35 %ка арзанрак.
«Су сиптерү машиналарын үзебездә җитештерә башлау илдә бара торган импортны алыштыру курсына тулысынча туры килә. Ул мелиорация комплексын техник модернизацияләүгә, сугарулы җирләр мәйданын арттыруга, үсемлекчелекнең төп төрләрен җитештерү күләмнәренең гарантияле үсешенә лаеклы өлеш кертә», – дип, йомгак ясады Валерий Жуков.