Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Иске Абдул авылында “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖендә яңа терлекчелек комплексы төзелә башлады. Монда 400 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзү планлаштырыла.
Бүген бүлекчәдә 200 баш сыер исәпләнә. Аларны Фәйрүзә Галиева, Табрия Әгъләмова, РаушанияСәгыйдуллина, Дилбәр Гайнетдинова, Галина Мартынова, Кадрия Шәмсиева, Айсылу Габидуллина, Миясар Йосыпова һәм башка терлекчеләр карый. «Безнең бригадада күп еллар тәҗрибә туплаган сыер савучылар эшли. Һәркайсының хезмәт стажы 10 елдан да ким түгел. Кайберләре, лаеклы ялга чыксалар да, яраткан эшләрен ташламыйлар. Мәс., Фәйрүзә Галиева һәм Кадрия Шәмсиева шундыйлардан.Коллектив бик бердәм, дус, бер-берсен хөрмәт итәләр һәм үзара ярдәмчелләр», – дип сөйләде ферма мөдире Рәсимә Барбашова.
Кадрия Шәмсиева терлекчелек тармагында 32 ел эшли һәм ул бүгенге көндә тәҗрибәле остаз. «Вакыт узган саен мин әрсезләнә бардым, үз һөнәремнең серләренә төшендем, тәҗрибә тупладым. Хәзер үз тормышымны сыерларымнан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Җитәкчебез дә бик әйбәт кеше. Һәрвакыт ярдәмгә килергә тора, сыер савучыларның хезмәтен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша», – дип сөйләде Кадрия Шәмсиева.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Любовь Хисаметдинова әйтүенчә, сыерларның рационында силос, сенажһәм фураж бар, мондый азыклар терлекләргә көнгә ике мәртәбә бирелә. Көн әйбәт булганда, сыерлар ял итү өчен һавага чыгарыла. «Яңа заманча терлекчелек комплексы төзелеп беткәч, сыер савучылар өчен дә бөтен шартлар булачак: душ бүлмәсе, ял бүлмәсе, ашханә каралган. Сыерлар бауга куймаган килеш торачаклар. Яңа комплексны 2017 елда тапшыру планлаштырыла», – дигән мәгълүмат бирде ЛюбовьХисаметдинова.
“Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖендә һәркөнне 11 тонна сөт савыла, бер сыердан 16,6 кг алына.