Бөгелмә сөт комбинатында тәүлеккә 40 тоннадан артык сөт эшкәртелә

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бөгелмә сөт комбинатында 42 төрдән артык сөт продукциясе җитештерелә. Монад тәүлеккә 40 тоннадан артык сөт эшкәртелә. Сөт Татарстан Республикасының Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Ютазы муниципаль районнары, Башкортостан Республикасы хубалыкларыннан китерелә.

«Бөгелмә сөт комбинатының 90 еллап тарихы бар. Аның эшчәнлеге халык ияләшкән һәм теләп сатып ала торган традицион сөт продуктлары һәм әчетелгән сөт продуктлары, төрле сырлар җитештерүгә юнәлдерелгән, – дип сөйләде комбинат җитәкчесе Илһам Минһаҗов. – Коллектив бердәм һәм тату, кешеләр бер-беренә ярдәм итешеп эшлиләр. Алар – заводның горурлыгы булырлык югары квалификацияле кадрлар».

Бөгелмә сөт комбинатында 262 кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International