Марат Әхмәтов: «Мин республика Президенты ышанычын акларга тырышачакмын»

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында депутатлык мандатыннан баш тартырга карар кылуын шәрехләде. Мәгълүм булганча, ул “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән кандидатларның федеральисемлеге составында Дәүләт Думасы депутаты булып сайланган иде.

“Мин – “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы һәм май аенда сайлау алды праймеризында катнаштым, - дип белдерде агентлыкта безнең әңгәмәдәш. – Анда катнашкан сайлаучылар миңа өстенлекле ышаныч белдерделәр, һәм мин “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлегенә кертелдем. Безнең төбәк исемлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Сайлауларда “Бердәм Россия” сәяси партиясе ышынычлы җиңү яулады, һәм миндә Дәүләт Думасы депутаты булырга мөмкинлек туды, чөнки мин исемлектә икенче тора идем. Минем эшчәнлек өлкәсе мәсьәләсе турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышканда, эшемне биредә, республикада, элеккеге урынымда, республиканың авыл хуҗалыгы министры вазыйфасында дәвам итүгә өстенлек бирелде һәм Президент тарафыннан шундый карар кабул ителде, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: ”Татарстанның агросәнәгать комплексы – Россия Федерациясендә алдынгыларның берсе. Авыл хуҗалыгында, шул исәптән безнең республикада да, проблемалар һәрвакыт җитәрлек. Якын елларда гамәлгә ашырылырга тиешле безнең җитди проектларыбыз күп. Президент күрсәткән ышанычны аклау өчен бөтен көчне куярбыз. Бу ышанычны шәхсән мин үзем акларга тырышачакмын”, – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International