2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга һәм “Россия авылы портреты” икътисадый, социаль-демографик статистика мәгълүматына багышланган иң яхшы язмага массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгаклар ясалды.
Конкурс илнең тугыз федераль округында уздырылды (округлар конкурс игълан ителгән вакыттагы санда күрсәтелде).
Конкурска төбәк матбугат басмаларыннан, мәгълүмат агентлыкларыннан, Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм Интернет-ресурслардан, шулай ук төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларыннан 137 гариза керде.
Конкурс жюриы, аңа Росстат, ВСХП-2106 (2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу), массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм бәйсез экспертлар кергән иде, конкурс материалларын бәяләделәр. Шул ук вакытта тапшырылган материалларның актуальлеге, аларның авыл хуҗалыгы исәбен алуга халыкта уңай караш булдыруга юнәлдерелгән булуы, иҗтимагый-сәяси, икътисадый һәм социаль әһәмияте, икътисадый һәм социаль-демографик статистик мәгълүматның кулланылуы, авыл җирендә яшәүче халыкның тормышын тасвирлау исәпкә алынды. Моннан тыш, шулай ук язмалар теленең профессиональлеге һәм стилистикасы да исәпкә алынды.
Идел буе федераль округы “Россия авылы портреты” конкурсында катнашучылар саны буенча чын мәгънәсендә рекордлык күрсәтте. Шулар арасыннан унике профессиональ эш конкурс бүләкләренә лаек булды.
«2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнүне һәм уздыруны иң яхшы яктыртучы төбәк матбугат журналисты» номинациясендә дүрт журналист күрсәтелде: «Республика Татарстан» газетасыннан Фәридә Якушева беренче премияне алды, ә «Дружба» газетасыннан (Нурлат шәһәре) Лилия Мөбәрәкшина дүртенче өстәмә премияне алды.