Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районыннан Илнур һәм Нәзирә Фәсхетдиновлар хуҗалыкта кәҗәләр санын арттырырга уйлыйлар

2016 елның 24 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Терси авылыннан Илнурһәм Нәзирә Фәсхетдиновлар үз хуҗалыкларында сарыклар, кәҗәләр һәм йорт кошлары – бройлер тавыклар, үрдәкләр, казлар, күркә-үрдәк кушылмасыннан булган кошлар асрыйлар.

«Без инде берничә ел романовский токымыннан булган сарыклар үрчетәбез, аларның бәрәннәре күп була. Бәрәннәргә сөт җитми башлагач, без кәҗә сатып алдык, аларга кәҗә сөте эчерә башладык. Шулай итеп, бездә беренче кәҗә – Миля барлыкка килде», – дип сөйләде Илнур.

Аларның хуҗалыгында Альпийский һәм Зааненский токымнарыннан булган сигез кәҗә бар. Аларны саву өчен махсус урын җайлаштырылган.

Фәсхетдиновлар гаиләсе Әгерҗедә уздырыла торган ярминкәләрдә актив катнашалар. Сату өчен алар кәҗә сөте, каймак, эремчек, кефир алып киләләр.

Аларның продукциясе шулай ук Ижевск һәм Чаллы шәһәрләрендә сатыла.

Киләчәктә алар сыр әзерләү хәстәренә керешмәкчеләр һәм кәҗәләр санын арттырырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International